Вәли абзый

Авызында бер теше юк,
Әйтерсең, аның эше юк.
Як-ягына карамый,
Ул авыл буйлап атлый
Түбән оч Вәли абзый.
Сәлам бирә аңа бар да,
Олылар да, балалар да:
Әбиләр һәм бабайлар,
Яшь кызлар һәм малайлар,
Киленнәр һәм маэмайлар.

Ат кирәк

Әгәр миңа ат бирсәләр,
Утыр, кызым, чап диеп,
Заманасы шундый аның,
Чаба торган чак диеп,
Мин атны алыр идем,
Акъяр салыр идем,
Күзләрем караган якка
Арганчы чабыр идем.

Татар

Атлыйсың салмак кына син
Сукмагыннан тарихның.
Беркемгә ачу тотмыйча,
Үткәнеңне барлыйсың.
Төрле яктан тарткалыйлар,
Тырышып бүлгәләргә.
Бөеклегеңне яшереп
Караңгы күләгәгә.

Мишәрем

Телең бозык, диләр миңа,

Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Кайт, Чыңгызхан

Чал даланың әче әременә
Бәсләр кунган җир-ана тыныннан.
Бөек дала ничә гасыр сыкрап,
Хәбәр көтәдер газиз улыннан.
Күпне күргән иске кәрван юлы,
Чакрым саен таштан чиркәүләр.
Тузан таптап ерак мәңгелеккә
Олы юлдан күпләр киткәннәр.

Тылсымлы сүзләр

Иртән әни уята:
— Кызым, хәерле иртә!
Шул тылсымлы сүз мине
Көн буе саклап йөртә.
Әби мәктәпкә озата:
— Кызым, — дип, — хәерле юл!
Әбием изге күңелле,
Гел хәерле була юл.