Ат кирәк

Утыр, кызым, чап диеп,
Заманасы шундый аның,
Чаба торган чак диеп,
Мин атны алыр идем,
Акъяр салыр идем,
Күзләрем караган якка
Арганчы чабыр идем.

Әйткәндә туры әйтәм:
Гел дөресен сөйләмәм,
Мин Монголиягә китәм,
Жириновскийга сәлам.

Әгәр миңа йорт бирсәләр,
Шунда яшәп ят, диеп,
Инде күп чаптың далада,
Хәзер туктар чак, диеп,
Мин йортны алыр идем,
Алучы табыр идем,
Шул кешегә йортны сатып,
Тагын ат алыр идем.

Әйткәндә туры әйтәм:
Гел дөресен сөйләмәм,
Мин Монголиягә китәм,
Жириновскийга сәлам.

Әгәр берни бирмәсәләр, —
Бирә торган көн түгел, —
Мин үзем дә ат табырлык,
Бөтенләй мескен түгел.
Озын яулы ат алам,
Астында өйләр салам,
Күзләрем караган якка
Далага чыгып чабам.

Әйткәндә туры әйтәм:
Гел дөресен сөйләмәм,
Мин Монголиягә китәм,
Жириновскийга сәлам.

Оставьте комментарий