Иртә

1.Бер ягымда-кызыл Кояш.
Бер ягымда-апак Ай.
Мине озата баралар,
Адашмасын дип бугай.

Әни минем Кояш инде,
Әти Ай дип ышанам.
Уң якта-Ай,
Сулда-Кояш,
Ә мин кемгә охшаган?

2. Бер кулымнан Әни тоткан,
Бер кулымнан-Әтием.
Шыпырт кына уйлап барам
Үзләренә әйтмимен.

Әни минем Кояш инде,
Әти Ай дип ышыанам.
Уң якта-Ай,
Сулда-Кояш,
Ә мин кемгә охшаган?

Оставьте комментарий