Шашлык

Күршеләр тагын авылга кайтканнар.

Никтер зур итеп учакны якканнар.
Шул учакта кыздыралар җитмәсә,
Ис китәрлек,тәмле исле бер нәрсә.

Суганлап, борычлап,
Уксус салып һәм тозлап,
Әйдәгез эшне ташлыйк,
Пешерик бүген шашлык.

Пешерәбез шашлыкны без урманда,
Пешерәбез бакчада һәм кырларда.
Сарыктан да, тавыктан да, чучкадан.
Кыздырабыз әз-мәз вакыт булганда.

Суганлап, борычлап,
Уксус салып һәм тозлап.
Әйдәгез бергә ашыйк,
Чын татарча чи шашлык.

Иртә яздан кара көзләр җиткәнче,
Күңелләр шашлыктан туеп беткәнче,
Әз-мәз генә төрлесеннән капкалап,
Кырларда йөрибез учак яккалап.

Суганлап, борычлап,
Уксус салып һәм тозлап.
Әйдәгез бергә ашыйк
Үзебезчә чи шашлык…
Әйдәгез инде ашыйк
Үзебезчә чи шашлык…
Әйдәгез инде ашыйк
Чын татарча чи шашлык.

Оставьте комментарий