Гашыйклар тавында

Ниндидер моңнар бар,
Ниндидер шомнар бар
Каеннар, имәннәр шавында,
Онытыйк шомнарны,
Каршылыйк таңнарны
Бергәләп Гашыйклар тавында.

Бәхеткә урармын

Кояшлы көннәрдә, караңгы төннәрдә
Атналар, айларда йөрелгән кайларда?
Язлардан-җәйләрдән көзләргә-кышларга
Син кереп югалдың, кайларга юл алдың?
Моңсу көзгә кереп син югалма,
Коеп яуган яңгырларда калма!
Кар-бураннар сине өшетмәсен,
Ялгыз җаннар мине ишетмәсен.
Яз килә бит, әгәр шуны белсәң,
Җәй көннәре төшләреңә керсә,
Яннарыңда шул чак мин булырмын,
Бәхеткә урармын!

Беренче мәхәббәт (икенче вариант)

Беренче мәхәббәт — иң якты йолдыз ул,
Елларны, юлларны яктырып-балкытып,
Йөрәктән йөрәккә көч биреп торучы,
Иң изге, иң серле илаһи хис бит ул.