Беренче мәхәббәт (икенче вариант)

Беренче мәхәббәт — иң якты йолдыз ул,
Елларны, юлларны яктырып-балкытып,
Йөрәктән йөрәккә көч биреп торучы,
Иң изге, иң серле илаһи хис бит ул.

Елгалар-дәрьялар бер җирдә тик тормас,
Шаулашып-гөрләшеп агарлар-агарлар.
Язлар да, җәйләр дә бер килер, бер китәр,
Тик тәүге саф хисләр мәңгегә калырлар.

Күбесе онытылыр, дөнья бит аяусыз,
Яңа ел карлары башларга явырлар.
Тик күңел түрендә мәңгегә сүнмичә
Беренче саф хисләр яктыртып янарлар.

Оставьте комментарий