Исләремә төшмә

Төшмә исләремә кабат син,
Үткәннәрдә калдык,син һәм мин
Кирәкми, кагылма ярама,
Юллар ябык ике арада.

Исләремә төшмә,
Кайтып үткәннән,
Онытты бит күңел
Сине күптәннән.

Мизгел генә булып калчы син,
Үткәннәрдә генә калыйм мин,
Чыкма юлларыма, үтенәм,
Күңелгә сине кабат кертмәм.

Исләремә төшмә,
Кайтып үткәннән,
Онытты бит күңел
Сине күптәннән.

Бикле йөрәгемә какма син,
Хәзер инде сиңа ачмам мин,
Кичер мине, диеп утенеп,
Сорама син миннән укенеп.

Исләремә төшмә,
Кайтып үткәннән,
Онытты бит күңел
Сине күптәннән.

Оставьте комментарий