Без авыл кешеләре

Урамнардан җырлап үтик,
Җыр кайтара яшьлеккә.
Туган җирдә туганнардай
Күрешик исәнлектә.

Үзәкне өзә авылның
Исләргә төшүләре.
Якыннар без, туганнар без,
Без авыл кешеләре.

Яшьлектәге үпкәләрне,
Булса, онытыйк әле.
Таңда сайраган кошларның
Җырларын отыйк әле.

Үзәкне өзә авылның
Исләргә төшүләре.
Якыннар без, туганнар без,
Без авыл кешеләре.

Бетмэс дөнья мәшәкате,
Бер әйләник авылдан.
Бергәләшеп үтик әле
Чишмә сукмакларыннан.

Үзәкне өзә авылның
Исләргә төшүләре.
Якыннар без, туганнар без,
Без авыл кешеләре.

Оставьте комментарий