Өмет (икенче вариант)

Ялкын булып балкып янабыз
Өмет чаткылары булганда!
Изгелекләр җирдә яшәгәндә
Өмет уты балкып торганда!

Яңа ел төне

Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?

Соңгы димә

«Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр», — димә?!.
Тик быелга алар соңгысы…
Кышлар үткәч, яңа язлар килер,
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Нигә көтмәдең?

Озатканда суздың кулларыңны
“Исән йөреп сау кайт балам!” — дип
Кем уйлаган, шушы саубуллашу
Соңгы саубуллашу булыр дип

Туганнар (өченче вариант)

Сайрый бер кош моңсу йөрәккә,
Чайкала дус оя, тирәктә.
Чит җирләргә таралдык туганнар
Араларда кырлар, ураманнар.

Туганнар — тумачалар

Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.