Эх, егет чакларым

Яшьлегем дәрманы бетмәгән.
Җанымда исәрлек җитәрлек.
Сиңа дип саклаган саф сөю хисләре
Сүнмәгән, кабынып китәрлек.

Санамачы елларымны күке!

Сагыныпмы әллә үткәннәрне
Елларымны санамачы күке!
Күпме генә еллар бирелсә дә,
Барсы да минем үземнеке!

Нәрсә булды сиңа, авылдаш

Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Йокы керми дисең төннәрдә.
Тирне түгеп тапкан нигъмәтләрең
Китә дисең нигә читләргә.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Нигә болай сулган йөзләрең?
Иген уңа иде басуларда,
Икмәк бүлә идек көзләрдә.

Әйләнә дөнья, әйләнә

Әйләнә дөнья, әйләнә
Сыный адәм баласын!
Күрсәтә дөнья күрсәтә
Бер агын, бер карасын!
Үз фикереңне булдырсаң
Калырсың кеше булып
Калырсың кеше булып