Сөю утә дигән иден

Ничә еллар узып китте,
Мин һаман сиңа гашыйк.
Сөю болай арта торса,
Бетәрмен кебек шашып.

Сөю үтә дигән идең,
Кайчан үтә соң инде?
Сиңа булган мәхәббәтем,
Кайчан бетә соң инде?

Онытырсың дигән идең,
Онтылмый сине күргәч.
Башкага хәтерем начар,
Гел сине уйлап йөргәч.

Сөю үтә дигән идең,
Кайчан үтә соң инде?
Сиңа булган мәхәббәтем,
Кайчан бетә соң инде?

Ходай сиңа гашыйк иткән,
Инде кирегә юл юк.
Мин олыгаям, сиңа булган
Сөюем генә шул ук.

Оставьте комментарий