Сөю хакы

Яшьли кавышалар гашыйк ярлар,
Сөю тәхетендә кемнәр юк!
Тик шулай да гомер көзләренә
Парлап килгәннәргә тиңнәр юк.

Кушымта:
Гел ал гына, гел бал гына түгел,
Төсен җуя тәүге балкышлар.
Сөю хакын хаклап яши белгән
Тугрыларга яусын алкышлар.

Бәхет юрап өзгән гөлләргә дә
Әрем керә кайчак, адашып.
Әрем ачыларын ширбәт итсәң,
Гомер кичеп була парлашып.

Кушымта:
Гел ал гына, гел бал гына түгел,
Төсен җуя тәүге балкышлар.
Сөю хакын хаклап яши белгән
Тугрыларга яусын алкышлар.

Иләсләнгән чакта юләр яшьлек,
Кеше бәхетенә күз салып,
Бердәнберен саклап кала алган
Парлыларга карыйк тукталып.

Кушымта:
Гел ал гына, гел бал гына түгел,
Төсен җуя тәүге балкышлар.
Сөю хакын хаклап яши белгән
Тугрыларга яусын алкышлар.

Оставьте комментарий