Бер АЛЛАМ Сиңа ышанам

Бир шифаны җаныма, бир шифаны тәнемә,
Бир озын гомеремне гыбадәт кылыума,
Бер Аллам сиңа ышанам, бер сиңа мин таянам,
Ташлама мине газизем рахманлы рәхимеңнән.
Буйсындыр мине үзеңә, үткече сынау биреп,
Юлымны якты киң ярат, хәерле гыйлем ачып,
Бир миңа ихлас сөюне, күңлемне йомшартырга,
Күкрәгемне киң, юмарт кыл кешеләр яратырга.

Бер авыл баласы мин (икенче вариант)

Шәһәргә (калага) килеп адашкан
Бер авыл баласы мин.
Елап калган әнкәемнең
Йөрәге ярасы мин.

Бер авыл баласы мин (беренче вариант)

Шәһәргә килеп адашкан
Бер авыл баласы мин.
Елап калган әнкәемнең
Йөрәге ярасы мин.

Беләбез кайда барасын

Гафу итмәм сине, үземне,
Исраф итсәк әгәр гомерне.
Яшәү үзе бәхет түгелме?!.
Гөлгә күмик әле күңелне.

Безнең буын

Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан
Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.
Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә
Яраланган аккош кебек ятып калган.

Без яшь чакта (икенче вариант)

Без яшь чакта күк йолдызлы, 
Ә таңнар алсу иде. 
Төннәр кыска юллар җиңел, 
Язлар гел ярсу иде. 
Без яшь чакта уйыннар да 
Кызык, күңелле иде: 
Гармуннар шәп, җырлар моңлы, 
Биюләр җилле иде. 

Без яшь чакта (беренче вариант)

Без яшь чакта күк йолдызлы, 
Ә таңнар алсу иде. 
Төннәр кыска юллар җиңел, 
Язлар гел ярсу иде.