Җылы сүз (өченче вариант)

Йөрәк әрнеп, сыкрап сызлаганда,
Яме бетсә барыр юлларның,
Бер җылы сүз җитә,
Бер җылы сүз җитә,
Җылы сүзе җитә дусларның.

Уңышлардан башың әйләнмәсен,
Авырлыктан сынма, дустым, түз!
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.

Сөю гөле сыгылып башын исә,
Салкынайган чакта хисләрнең,
Бер җылы сүз җитә,
Бер җылы сүз җитә,
Җылы сүзе җитә иркәңнең.

Уңышлардан башың әйләнмәсен,
Авырлыктан сынма, дустым, түз!
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.

Күңел күген карагылык басып
Тынычлыгы китсә дөньяның.
Бер җылы сүз җитә,
Бер җылы сүз җитә,
Җылы сүзе җитә туганның.

Уңышлардан башың әйләнмәсен,
Авырлыктан сынма, дустым, түз!
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.

Оставьте комментарий