Көз җитә, дип моңсуланма

Ел артыннан еллар тизләнә лә
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләр диеп моңсуланыр чаклар
Якыная инде безгә дә.

Көзге моң (икенче вариант)

Урманнарда яна, яна, яна сары балкыш,

Сизелми дә җиткән көз дисең.
Үзең әле һаман кырлар буйлап
Яшеллеген җәйнең,
Яшеллеген җәйнең эзлисең.

Көзге сагыш (икенче вариант)

Көз сәламен әйтеп җилләр исә,
Серле сагыш мили күңелне.
Суынмасалар да язгы хисләр,
Ярсу йөрәк бераз сүрелде.

Көзге сагыш (өченче вариант)

Челпәрәмә килде уйлар, барыр юлларымда томан,

Газаплардан арыган йөрәк уян инде, инде уян,
Гомеремнең синдә булган көннәренә кабер уям,
Ул көннәрнең көндәлеген сары битен йә хуш ябып куям.

Күл буенда сирень гөлләре

Күл буенда сирень гөлләре
Быел назлар икән кенмнәрне?
Искә аласыңмы тугайда
Күбәләкле алсу гөлләрне.