Яши кеше

Сәгатьләр суга да суга
Вакытны саный, саный.
Айлар, елларның узганын
Уйларга вакыт калмый.

Яши дә яши шул кеше,
Әйләнеп карамыйча.
Кайвакыт уза гомерләр
Үз юлын табалмыйча.

Йорт-җир, дибез, бала, дибез
Уза гомер сизелми.
Кешеләргә һич тә яшәү
Җиңел генә бирелми.

Оставьте комментарий