Өфе — Чиләбе (өченче вариант)
Ардагы дуслык юлын,
Без корычтан салабыз.
Ардагы дуслык юлын,
Без корычтан салабыз.
Өфе матур, диләр дуслар,
Юкә чәчәк атканда.
Урал тауларына кереп,
Кичен кояш батканда.
Эх, шул Өфе каласын
Бер барып күрсәң иде.
Колач салып
Агыйделнең
Суында йөзсәң иде.
Ай чыга Арча кырыннан
Сәгатен белеп кенә.
Җил төшә Идел буена
Сүз куйган кебек кенә.
Айлар, еллар үтте, көзләр җитте,
Тагы кошлар китә тезелеп.
Канат җилпеп очкан шул кошларның,
Мамыклары оча тезелеп.
Аккош йөзә, дәрья гизә,
Дулкынлатып шәүләсен.
Дошманнарның күле кипсен,
Безнең диңгез шауласын.
Язгы таңда күңелемдә калды
Ялгыз очкан аккош тавышы,
Аккош мине яшьлегемә илтте,
Уртак диде йөрөк сагышы…
Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.
Ак күл өсләрендә ак томаннар
Күтәрелә таннар отканда.
Сагынып кайтам туган якларыма
Шаулап шомырт чәчәк атканда.
Бөтенләйгә инде ерак-ерак
Пар аккошлар очкан бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Һаваларда йолдыз, ай, ничәдер?
Ничә санасаң да күчәдер;