Күк чәчәк
Синең күзләрең төсле, дип,
Күк чәчәк биргән идең.
Күл буйларын яңгыратып,
Елмаеп көлгән идең.
Синең күзләрең төсле, дип,
Күк чәчәк биргән идең.
Күл буйларын яңгыратып,
Елмаеп көлгән идең.
Зәңгәр-зәңгәр ким иде,
Зәңгәр-зәңгәр кар иде;
Зәңгәрлеккә уралган
Әйтер сүзем бар иде.
Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.
Күзләреңә карап туялмадым,
Әйтә алмадым әйтер сүземне.
Минутларым еллар кебек озын,
Ярый әле йөрәк түземле.
Кошлар тынды, урман уйга чумды,
Туктагандай булды агымсу.
Күзләремә бактың, йөрәккә ут яктың,
Булып китте кинәт ямансу.
Һаваларда очкан кошкайларның
Күңелле икән шаулап үтүе.
Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату,
Тагы да авыр сагынып көтүе.
Хәтирәләр белән генә
Узып бара бу җәйләр.
Исеңдәме икәү бергә
Җиләк җыйган үзәннәр?
Күпме еллар инде үтелсә дә,
Тормыш кырын синсез кичсәм дә,
Аерылганда биргән кулъяулыгың
Йөрәк янымдагы кесәмдә.
Бүгенгенә бүләк алдым,
Җибәргән чибәркәем,
Мин куандым, бик сөендым,
Өнытмаган гөлкәем.
Ҡумыслы күл пуйларынта
Үтте минең йәшлек йылларым.
Йасмыш антай йаман нимә игән, —
Ташлап киттем күлнең пуйларын.