Кулъяулыгың

Күпме еллар инде үтелсә дә,
Тормыш кырын синсез кичсәм дә,
Аерылганда биргән кулъяулыгың
Йөрәк янымдагы кесәмдә.

Чит-читләре зәңгәр челтәр генә,
Хәтерләтә синең күзләрне.
Кабат-кабат укыйм яулыктагы:
«Онытма!» — дип язган сүзләрне.

Ерак еллар аера араларны,
Кулъяулыклар җитмәс ялгарга.
Дәвалыймын сагыну яраларын,
Кулъяулыгың каплап ярама.

Күз алдымда син яратып чиккән
Ал чәчәкләр, яшел болын да…
Төсең итеп саклыйм кулъяулыгың
Йөрәгемә кысып, куйнымда.

Оставьте комментарий