Уйна әле гармуныңда
Уйна әле, уйна гармуныңны,
Яшәп булмый җирдә ялкынсыз.
Еракларда янган бер йолдызым
Күк томаннар аша балкысын.
Уйна әле, уйна гармуныңны,
Яшәп булмый җирдә ялкынсыз.
Еракларда янган бер йолдызым
Күк томаннар аша балкысын.
Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә.
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.
Таң алдында гармун моңы…
Хыялый итәр кебек.
Үтеп барган яшьлегемә
Кабаттан илтәр кебек.
Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Син бит күпер салучы.
Җәйге кичтә урамнарда,
Өздерә бер гармунчы.
Ничә тапкыр төштә күрдем, төштә күрдем,
Сиңа насыйп, сиңа насыйп яр булдым.
Әллә үзең сихерләдең, әллә үзең сихерләдең,
Әллә тальян гармуның.
Урам буйлап егет узды
Тальян гармун сыздырып.
Моңына күмеп авылны,
Кызларны кызыктырып.
Сыздыр, әйдә, гармуныңны,
Авазлары чынласын шул;
Яшь күңелнең дәртле җырын
Иптәшләрем тыңласын.
Күңелемдәге серләремне
Салдым гармун теленә.
Гармун телләре серемне
Сөйләсен дип үзеңә.
Сөйгән ярың кем, дисәгез,
Гади генә бер кеше.
Гармун уйнау, баян уйнау —
Аның бар белгән эше.
«Сөйгән ярың кем?» — дисәгез,
Гади генә бер кеше.
Гармун уйнау, баян уйнау
Аның бар белгән эше.