Кияүгә чык бары яратып

Уянасың күреп төшләреңдә,
Күзең төшкән диеп берәүгә.
Юк, ашыкма, «кирәк син» дип кенә,
Иртәрәктер сөям дияргә.

Ярат үзең, яратсыннар сине,
Яшәсеннәр син дип җан атып.
Кирәк булган өчен генә түгел,
Кияүгә чык бары яратып.

Юк, эзләмә, сайлый күрмә ярны,
Алтын-көмешләргә кызыгып.
Яналмассың сөю утларында,
Байлык белән булмый җылынып.

Ярат үзең, яратсыннар сине,
Яшәсеннәр син дип җан атып.
Кирәк булган өчен генә түгел,
Кияүгә чык бары яратып.

Юк, кайгырма яшьлек үтә дип тә,
Ялгызлыкта син дә калмассың.
Ашкынулар ялгышлыкка илтә —
Үкенергә Ходай язмасын.

Ярат үзең, яратсыннар сине,
Яшәсеннәр син дип җан атып.
Кирәк булган өчен генә түгел,
Кияүгә чык бары яратып.

Оставьте комментарий