Йөрәгем бит һаман яшь әле

Кабан күлендәге сердәш аккошларның
Берсе кайткан ялгыз, пары юк инде.
Ярларына басып сиңа җырлар идем,
Кушылмассың, беләм, соң инде.

Соң икәнен беләм, беләм, соң булсын,
Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын.
Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле,
Йөрәгем бит һаман яшь әле.

Бөдрә чәчен артка җилләр тарап салган
Каен кызы, сөйлә, сөйлә сереңне.
Җан җылыңны биреп кабат яратырга
Аңлыйм, җаный, аңлыйм, соң инде.

Соң икәнен беләм, беләм, соң булсын,
Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын.
Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле,
Йөрәгем бит һаман яшь әле.

Кабан күле өстен куе томан сарган,
Ярларында хәзер синсез моң инде.
Башым иеп әгәр синең янга килсәм,
Кичермәссең, беләм, беләм, соң инде.

Соң икәнен беләм, беләм, соң булсын,
Соң булса да, әйдә, әйдә, уң булсын.
Урамнарда күрсәң, күрсәң дәш әле,
Йөрәгем бит һаман яшь әле.

Оставьте комментарий