Туй такмаклары

Туй җырлары бигрәк матур,
Әйдә күңел ачабыз,

Әйдә күңел ачабыз.
Әгәр ишеткән булсагыз,
Бергәләшеп җырлыйбыз.

Сепататор, сепаратор,
сепаратор казаны,

Сепаратор казаны.
Туганнарым, дус ишләрем,
Барыгыз да тазамы?

Алай м(ы) иде уегыз,
Болай м(ы) иде уегыз.

Болай м(ы) иде уегыз.
Кодагыйлар, кодачалар,
Ко(о)тлы булсын туегыз.

Ах, икегез, икегез.
Икегезнең битегез.

Икегезнең битегез.
Икегез дә пар килеп сез,
Бе(е)ргә гомер итегез.

Икегез дә пар килеп сез,
Күзләр генә тимәсен.

Күзләр генә тимәсен.
Аерылуның сагышлары
Сезгә якын килмәсен.

Чәчең бодай, бирсен ходай
Бер бодайга мең бодай.

Бер бодайга мең бодай.
Таһир-Зөһрә мәхаббәтен
Сезгә дә бирсен ходай.

Аккошлар килгән безгә.
Китәрләр микән көзгә?

Китәрләр микән көзгә?
Аккошларның мәхаббәтен
Без теләр идек сезгә.

Ары яктан берәү килә
Арба-чаналар белән.

Арба-чаналар белән.
Үтсен сезнең яшь-гомер(е)гез
Бала-чагалар белән.

Бакчамдагы алмаларны
Берәм-берәм өләшәм.

Берәм-берәм өләшәм.
Бар да сезгә теләк тели,
Мин дә теләк теләшәм.

Син үстердең кызыңны,
Мин үстердем улымны.

Мин үстердем улымны.
Бергә яшик, тату яшик,
Бир, кодагый, кулыңны.

Әйдә, дуслар, утырыйк,
Өстәл өстен тутырыйк.

Өстәл өстен тутырыйк.
Ашап-эчеп берни түгел,
Бе(е)р җырлышып утырыйк.

Сандугач баласын бирми,
Тартып-сузып алмасаң.

Тартып-сузып алмасаң.
Басылмый янган йөрәкләр
Кычкырып җырламасаң.

Алма бакчасын чабы(ы)гыз
Үткен булса чалгыгыз.

Үткен булса чалгыгыз.
Искә төшәр, йөрәкн(е) өзәр
Бергә булган чагыгыз.

Сәгать сукты сигезне,
Сикереп чыктым диңгезне.

Сикереп чыктым диңгезне.
Се(е)з онытмасагыз безне,
Без онытмабыз сезне.

Се(е)з онытмасагыз безне,
Без онытмабыз сезне-е-е.
Һе-е-й!

Оставьте комментарий