Туган ягым (дүртенче вариант)

Туган ягым, синдә үтте минем
Гомеремнең гүзәл чаклары.
Йөрәгемдә әткәй-әнкәй назы,
Күңелемдә яшьлек моңнары.

Туып-үскән ав(ы)лым, туган җирем,
Синдә сулар һавам, уйларым.
Туган туфрагымда, туган йортым,
Бәхетемне шунда юрадым!

Сызылып аткан таңнар авылымның,
Табигате — яшел болыннар.
Күңелгә ямь өсти болыннары,
Җилдә җилпи чапкан колыннар.

Туып-үскән ав(ы)лым, туган җирем,
Синдә сулар һавам, уйларым.
Туган туфрагымда, туган йортым,
Бәхетемне шунда юрадым!

Сагынып кайтам сиңа, туган ягым,
Чит җирләрдә йөргән чагымда.
Колач җәеп каршы ала авылым,
Тормышымның яме алдымда.

Туып-үскән ав(ы)лым, туган җирем,
Синдә сулар һавам, уйларым.
Туган туфрагымда, туган йортым,
Бәхетемне шунда юрадым!

Оставьте комментарий