Әссәламагаләйкүм

Гомернең бизәкләре.
Хушлашу мизгелләре,
Өзәдер үзәкләрне.

Әссәламагаләйкүм дип,
Бирәбез кайнар сәлам.
Сездән — безгә насыйп булсын,
Вәгәләйкүм әссәлам.

Алда булсын әле безнең,
Җырларның иң матуры.
Сезне сагынып, ерак юлдан,
Канатланып кайтырбыз.

Әссәламагаләйкүм дип,
Бирәбез кайнар сәлам.
Сездән — безгә насыйп булсын,
Вәгәләйкүм әссәлам.

Йөрәкләрдә яшәү дәрте,
Яшәү гөле сулмасын.
Җырлашып бер, утырулар,
Тик соңгысы булмасын.

Әссәламагаләйкүм дип,
Бирәбез кайнар сәлам.
Сездән — безгә насыйп булсын,
Вәгәләйкүм әссәлам.

Оставьте комментарий