Тузан булса да узам

Тормыш юлы тигез түгел,
Бар елга, тау, үзәннәр.
Текә тауларына менә
Сабыр, чыдам, түзгәннәр!

Барасы юлым тузан,
Тузан булса да узам.
Саулык булса — бар да була,
Саулык бир син, бер Ходам!

Көтмәгез туры булмыйлар,
Бормалы була юллар,
Акыл, тәуфыйк бирсә Ходам,
Картайта алмый еллар!

Барасы юлым тузан,
Тузан булса да узам.
Саулык булса — бар да була,
Саулык бир син, бер Ходам!

Текә тауларга текәлеп,
Әрәм үтмәсен гомер.
Булганга кәнәгать булып,
Шатлана белсен күңел.

Барасы юлым тузан,
Тузан булса да узам.
Саулык булса — бар да була,
Саулык бир син, бер Ходам!

Оставьте комментарий