Бакалым — туган ягым
Ямьле Сөннең буйларында,
Сыенып кочагына,
Тора минем туган авылым —
Оялчан, уйчан гына.
Ямьле Сөннең буйларында,
Сыенып кочагына,
Тора минем туган авылым —
Оялчан, уйчан гына.
Авылыма ак бәхетләр юрап,
Ява кышның ап-ак карлары.
Айлы урамнарын кайтыйм урап —
Сагындырды гармун моңнары.
Борма-борма юлларыңның
Читләре ап-ак каен.
Ак каеннар, ак бәхетләр
Җире син, Азнакаем.
Язгы кояш нурын сибә
Мин барыр юлларыма.
Кайта һәр көнне күңелем
Сәвәләй авылына.
Су буйларында йөримен,
Камышлар шавын тыңлап.
Төшләремә ник кермисең, иркәм,
Сөю җырларын җырлап.
Килдек сезгә, килдек, дуслар,
Җырыбызны бүләк итәргә.
Сез дусларның алкышларын,
Җан җылысын алып китәргә.
Барам, дуслар, Самарага,
Бер урап кайтыйм әле.
Татарстан җирләреннән
Сәлам җиткерим әле.
Сәлам булып яңгырасын
Моңлы җырыбыз.
Барыгызга да җитәрлек
Күңел җылыбыз.
Пар күгәрченнәр шикелле,
Пар күгәрченнәр шикелле
Гөрләшеп кенә яшәгез,
Тигез булыгыз.
Минем нәни дусларым,
Кенәриләр кошларым.
Сайрауларын яратам,
Һәр көнне тыңлап ятам.
Уйна, дустым, гармуныңны,
Бер җырлап алыйк әле.
Күңелдәге кайгы-зарны
Утларга ягыйк әле.