Язлар китердем

Исәнмесез, газиз кардәшләрем,
Яз моңнарын сезгә китердем.
Җыр-моңнарым белән гомеремне
Сезнең белән бергә сүтәрмен.

Рәшит-Сәет чишмәсе

Батыр юллары әллә такырмы,
Әллә күктән йолдыз явамы?
Күзләреңә әгәр бер карасам,
Йөрәккәең синең янамы?

Ландышлар (беренче вариант)

Тәүге күкрәү белән илһамланып
Эзләгәндә парын язмышлар.
Язгы урман безне кавыштырды —
Хуш ис сибә иде ландышлар.

Кил чишмә буйларына

Кил син иртән чишмә буйларына,
Бергә тыңлыйк аның агышын.
Челтер чишмә, бәлки, уртаклашыр
Күңелемнең моңын, сагышын.

Ак бураннар (беренче вариант)

Күңел булмый, бураннарга
Чыгып бер бәйләнмәсәм.
Җанда — буран. Ярый инде
Буранга әйләнмәсәм.
Бураннарга буйсынам мин…
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.