Бергә яшәүләре — бүләк

Һәр кемнең дә газиз баласы бар,
Олысы бар аның, кечесе.
Һер кемнең дә газиз анасы бар,
Атасы бар, таяныр кешесе.

Бер алманы бишкә бүләек (икенче вариант)

«Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек», —
Дип җырлаган безнең бабайлар,
Дип җырлаган безнең атайлар.
Бер алманы бишкә бүлгәннәр
Берсе өчен берсе үлгәннәр.
Тормыш дигән бөек аланда
Җыр яңгырый әле hаман да.
Үткән буыннарның авазы
Ата-бабаларның наказы.

Утыз яшь

Эх, бер уйнап җибәр әле
Без яраткан көйләрне.
Эч пошырып иртә яткан,
Уят кызлы өйләрне.
Эч пошырып иртә яткан,
Уят чибәр кызлы өйләрне.
Эх, атла урам уртасыннан,
Без килгәнне күрсеннәр.
Без кырыкка җитмәгән бит,
Карт дисәләр — дисеннәр.
Кырыкка җитмәгәнбез,
Карт дисәләр, пускай, дисеннәр!

Дәрвиш юлы

Салыгызчы миңа татлы шәрап,
Төшим әле күңел төбенә.
Бер минутка, бер мизгелгә генә
Күтәрелим йолдыз күгенә.

Балачак (өченче вариант)

Уйларым белән мин кайчагында,
Кайтамын шулай балачагыма.
Күңел түрендә генә саклаган
Хәтер сандыгын ачып актарам.

Әй, сабыем…

Әй, сабыем минем, күз нурым,
Син сүрелмәс өмет йолдызым.
Матур, диләр дә бит дөньяны,
Син булмасаң, аның ни яме.
Әй, сабыем минем, күз нурым.