Утыз яшь

Эх, бер уйнап җибәр әле
Без яраткан көйләрне.
Эч пошырып иртә яткан,
Уят кызлы өйләрне.
Эч пошырып иртә яткан,
Уят чибәр кызлы өйләрне.
Эх, атла урам уртасыннан,
Без килгәнне күрсеннәр.
Без кырыкка җитмәгән бит,
Карт дисәләр — дисеннәр.
Кырыкка җитмәгәнбез,
Карт дисәләр, пускай, дисеннәр!

Йөрәкнең янар уты бар,
Гармунның тартыр хуты бар.
Күрекләрен тарт, дустым!
Утызда кем карт булсын?!

Эх, без яшьлектә гармун уйнап (тартып),
Эт өрдердек төн буе, (Йөредек төннең буе),
Эт өрдереп төннең буе,
Сабан сөреп көн буе.
Эт өрдереп төннең буе,
Сабан сөреп көн буе.
Эх, гармун тавышлары,
Ерттык төннең арасын.
Күзен йомган тәрәзәләр
Пәрдә ачып карасын.
Күзен йомган тәрәзәләр
Пәрдә читен ачып карасын. Эх!

Йөрәкнең янар уты бар,
Гармунның тартыр хуты бар.
Күрекләрен тарт, дустым!
Утызда кем карт булсын?!

Оставьте комментарий