Гармунлы яшьлек
Без түгелме авылларда
Гармуннар тартып үстек?
Үсеп ир-егетләр булгач
Авылдан чыгып киттек.
Без түгелме авылларда
Гармуннар тартып үстек?
Үсеп ир-егетләр булгач
Авылдан чыгып киттек.
Үстерәсең хәзер гөлләр син,
Таралашып беткәч балалар.
Алсу гөлләр язын, язын чәчәк атып,
Йөрәгеңдә урын алалар.
Кеше гомерләре юллар кебек,
Җырлар кебек кеше язмышы.
Куандыра шатлыклары,
Үкендерә ялгышы.
Борманалып ага Дим сулары,
Ярларында шаулый таллары.
Талларыңда сайрый кошлары —
Шуңа ямьле Әлшәй яклары,
Җилләр, җилләр, йомшак җилләр,
Сөйгәнемне табыгыз.
Миннән сәлам китердек, дип,
Тәрәзәсен кагыгыз.
Кичләр җиткән саен моңсуланып
Чыгасыңдыр капка янына.
Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
Чыдамлыклар бирсен җаныңа.
Балачагым тугаена барып,
Әти мәтрүшкәләр җыйгандыр.
Кадерлемнең олы йөрәгенә
Бар яхшылыклар да сыйгандыр.
Ашыгып әнкәй печән җыя,
Җиләкләргә сирәк үрелә.
Ераклардан кара болыт килә
Таң артында кояш сүрелә.
Унсигезләр узды инде,
Матур татлы төш булып.
Без һаман яшь, без һаман шәп,
Йөрибез егет булып.
Үтте еллар, үтте,
Акты сулар, акты,
Ямьле булды тормыш көннәре.
Безнең йөрәкләрдә, безнең күңелләрдә
Сулмадылар сөю гөлләре.