Җилләр (икенче вариант)

Җилләр, җилләр, йомшак җилләр,
Сөйгәнемне табыгыз.
Миннән сәлам китердек, дип,
Тәрәзәсен кагыгыз.

Җилләр, җилләр, җилләр,
Сезнең белән бергә
Барыр идем үзем дә.
Җилләр, җилләр, минем хәлләремне
Белми шул, белми шул бер кем дә.

Җилләр иссен, җилләр китсен,
Алып барсын сәламне.
Җилләр минем исемемнән
Сине сөеп сәламнәр.

Җилләр, җилләр, җилләр,
Сезнең белән бергә
Барыр идем үзем дә.
Җилләр, җилләр, минем хәлләремне
Белми шул, белми шул бер кем дә.

Нигәдер җилләр, ышанам сезгә,
Ярдәм итерсез төсле безгә.
Үтенеп сорыйм минем исемнән
Аны табып иркәләргә.

Җилләр, җилләр, җилләр,
Сезнең белән бергә
Барыр идем үзем дә.
Җилләр, җилләр, минем хәлләремне
Белми шул, белми шул бер кем дә.

Оставьте комментарий