Дусларым (икенче вариант)
Көзге җилләр ачы була диеп,
Курыкмаслар асыл кошларым.
Җилләр исә диеп, камыш булып,
Сыгылмасалар минем дусларым.
Көзге җилләр ачы була диеп,
Курыкмаслар асыл кошларым.
Җилләр исә диеп, камыш булып,
Сыгылмасалар минем дусларым.
Үзәннәрнең яме синдә,
Бөтен зәңгәрлек синдә.
Нәрсә турында сөйлисең
Агыйдел белән Сөнгә?
Акланмагыз намус алларында,
Вакытлар аз, тизерәк кайтыгыз.
Кешеләргә гомер ике килми,
Туган якка ешырак кайтыгыз!
Кәккүкләр моңая таң саен,
Ялгызның язмышы яман, дип.
Син кайсы йолдызлар астында
Йөрисең, бәхетләр табам, дип?
Чынлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә;
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә.
Татарстан — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.
Ленин аңа үзе исем кушкан,
Бәхет теләп гомер-гомергә.
Күңелгә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син.
Кырларың өстеннән искән
Җилләргә хәтле сусыйм.
Арча, Арча,
Бөтен дөнья сокланыр як,
Батырлары эштә ярышалар.
Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.
Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.