Оныт дисәң

Өзгәләнә үзәк
Телгәләнә йөрәк
Күз алдыннан китми синең сын.
Ә син оныт дисең…
Миңа булган хисең
Тик мизгеллек иде мени соң?!.

Сөю җыры (икенче вариант)

Сөю итеп кабул итә йөрәк,
Ялкыннарда — янып-көюне.
Түзә алмам(им) күңелем газапына,
Чәчәк итеп өзмә сөюне!

Сөю килде (өченче вариант)

Айлы кичләр, кайнар хисләр,
Сөю килде безгә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.