Әйтегезче, ромашкалар

Өзәмен ромашка таҗларын
Сөяме, сөймиме дип ярым.
Әйт, чәчкә, дөресен әйт инде,
Юансын йөрәгем һәм җаным.

Әйтмә син авыр сүз!

Беркайчан әйтмә син авыр сүз,
Бик кыска, әй кыска гомерләр.
Син — минем гомерлек юлдашым.
Син — гөлем (чәчкәм), йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Суга гына киткән әнием

Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.

Әниләргә рәхмәт әйтик!

Әниләргә мәңге бала булып
Калабыз без буйлар җитсәк тә.
Туган нигезләрдән аерылып
Ерак-еракларга китсәк тә.

Әткәй киткәч

Әткәй киткәч, ятим булып калдык,
Моң югалды, сүнде инде жыр,
Әнкәй безне юатырга теләп,
Әйтер иде: «Бер көн ул кайтыр.»

Безне көтәләр…

Мәшәкатьләр артты мәшәкатьләр,
Туып тора, һаман чиге юк.
Туган йортка никтер юллар төшми
Вакыт табыл булмый… Ни кылыйк?