Сөйгәнем кайда?

Мин сине эзләп күпме ил гиздем,
Сорадым Айдан: «Сөйгәнем кайда?»
Минем кайгыдан каралды төннәр,
Минем сагыштан саргайды Ай да.

Соңгы мәхәббәт (беренче вариант)

Мәхәббәттән өмет өзгән чакта,
Синең белән нигә кавыштым?
Сау бул инде! Шушы кавышуым
Булса иде соңгы ялгышым.

Сагынам (беренче вариант)

Су буенда үскән өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый, —
Мин кышларда сине сагынам.

Мин юк булмам

Мин юк булмам, туган авылымның
Болынында чәчәк булырмын.
Йә булмаса, сихри кичләрендә
Йолдыз булып балкып торырмын.

Иделем акчарлагы

Акчарлак канат кага,
Идел тын гына ага.
Акчарлактай ак шәһәрем
Карый елгага.
Үткән еллар, гасырлар,
Шаулаган усал чорлар.
Акчарлаклар елавыдай
Ул җырлар.

Туган телдә дәшсәм генә…

Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, —
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.