Соңгы мәхәббәт (беренче вариант)

Мәхәббәттән өмет өзгән чакта,
Синең белән нигә кавыштым?
Сау бул инде! Шушы кавышуым
Булса иде соңгы ялгышым.

Якынайтыр өчен икебезне,
Яңгырлар да юкка койганнар…
Кавыштырмый икән уртак кайгы,
Кирәк икән уртак хыяллар.

Кирәк икән яшерен көенечләр,
Кирәк икән уртак сөенеч.
Бер мизгелдә башым югалтсам да,
Мәңгелеккә диеп сөйдем ич.

Кешеләргә бәхет биргән сөю
Миңа бирде бары сагышын.
…Сау бул инде, соңгы мәхәббәтем,
Сау бул инде, соңгы ялгышым!

Оставьте комментарий