Ышанма дисәң дә мин ышанам

Туры гына диеп барган идем,
Юлкайларым китте урауга.
Газиз әнкәй вакыт тапмагандыр
Баласына бәхет юрарга.

Ышанам! (Күрешербез, ышанам!..) (икенче вариант)

Ник моңаеп башын идең,
Аерлабыз дисеңме?
Бәлки әле аерылмабыз,
Аерылмабыз шикелле.

Ышанам! (Күрешербез, ышанам!..) (беренче вариант)

Нигә башын түбән идең,
Аерлабыз дисеңме?
Бәлки әле аерылмабыз,
Аерылмабыз шикелле.