Багышлау (беренче вариант)
Фәкәт синең өчен бу җырларым
Рәхмәт сүзе булып тезелсен.
Умырзая кебек языбызның
Зәңгәр гөле булып өзелсен.
Фәкәт синең өчен бу җырларым
Рәхмәт сүзе булып тезелсен.
Умырзая кебек языбызның
Зәңгәр гөле булып өзелсен.
Дуслар килгән җыр тыңларга
Нинди җырлар җырларга?
Сездән бер җыр, миннән бер җыр,
Сездән бер җыр, миннән бер җыр,
Кара-каршы җырларга.
Күңелеңә дәрт һәм дараман
Аласың килсә әгәр.
Башкортстанымның кымызын
Яле син эчеп җибәр.
Тулпар итеп йөгәнләдек,
Җилдә елгыр елларны.
Юлдаш итеп юлга алдык
Иң шәп матур җырларны.
Башларыма кигән эшләпәмнең
Сиксән сигез икән өлгесе;
Килгәннәрдән бирле карап торам:
Сез икәнсез дөнья көзгесе.
Бие, бие, биесәнә
Шушы такмак көенә,
Тыпыр-тыпыр бер биесәң
Күңел генә сөенә.
Әлли-бәли итәргә тал бишеге бар аның,
Иркәләргә сөяргә, үз әнкәсе бар аның,
Әй-әй-йәй.
Әтисенә ай кебек, әнисенә көн кебек,
Апасына гөл кебек лә, әбисенә туп кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек.
Тыпыр-тыпыр бер басмагач,
Бию була мени ул.
Йөрәгемне яндырмагач,
Сөю була мени ул.
Биючеләр, басыгыз,
Әйләнмәсә башыгыз.
Басыгыз, басыгыз,
Әйләнмәсә башыгыз.
Тыпырдатып бер басмагач,
Бию була мени ул?
Йөрәгемне яндырмагач,
Сөю була мени ул?