Татарстан таңнары

Дулкынланып тирбәлә җыр:
Сандугач кунмас инде.
Ямьле булса да торган җир,
Туган җир булмас инде.

Сакта торам ил чигендә,
Басмаган җир калмады.
Кайда йөрсәм дә күңелдә
Татарстан таңнары.

Таныш чәчәкләр җыясың
Болынга чыгасың да.
Әллә ничек үз тоясың
Аен да, кояшын да.

Кошлары сайрый тирәктә,
Сыгылып үсә таллары.
Кайда йөрсәм дә йөрәктә
Татарстан таңнары.

Зәңгәр тәрәзә каршында
Үрмәле гөлләр үсә.
Чишмә буе тау астында
Фирүзә җилләр исә.

Кызара җәйләр кичендә
Алмаларның аллары.
Кайда йөрсәм дә исемдә
Татарстан таңнары.

Тургай тавышларында да,
Елга камышларында,
Жанга якын моңнары бар
Сөю сагышларында.

Басуларда эшләп үсә
Кызларның уңганнары.
Сагындырып искә төшә
Татарстан таңнары.

Оставьте комментарий