Мәк чәчәге (беренче вариант)

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым.
Мәк чәчәген, белми киләчәген,
Үз кулларым белән утадым.

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Күз яшьләре түктең син шуңа.
Чәчәкләргә багышлаган гомерең
Тукталган күк булды юлыңда.

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Шиңгән чәчәк яшәрмәс инде;
Вакыт үтәр, күз яшең дә кибәр,
Бәлки, гафу итәрсең мине.

Оставьте комментарий