Их, яшисе килә

Их! Яшисе килә
Тик матурлык тоеп,
Тик яхшылык эшләп кешегә.
Барысы да аңлап бетерми шул,
Донья фани, гомер бер генә…

Урманай

Яшь тирәкләр бөре ярганда
Су буйларын азмы урадым!..
Бөреләнә тирәк,
Аңа кояш кирәк.
Ә мин туган җирсез торалмыйм.

Туган җир алтын

Юл ташларына
Яфрак коела,
Кыр казы күлдән
Юлга җыена.
Киткән кошларга
Адреслар бирсәм,
Казан өстеннән
Очарлар микән?

Туган җиремә (беренче вариант)

Тугай ярып аккан чишмәләр кебек,
Саф хисләрем җырыма талпына.
Җырым кайнар чишмә булса,
Татлы суын үзем эчми,
Бирер идем хезмәт сөйгән халкыма!

Туган як та, син дә бер генә

Дәште микән әллә йолдызлары
Ашкындырып зәңгәр күгенә?
Йолдызлы күк ерак,
Ә туган як? —
Туган як та, син дә бер генә.

Тал басмада

Җиргә басар-басмас,
Чиләк асар-асмас,
Суга бара кызлар, киленнәр.
Тал басмада калдың,
Өзелеп сөйгән ярым,
Назлы сүзләр калды күңелдә.

Сермәнемнең ниди серләре бар?

Сермәнемнең ниди серләре бар?
Әйләнә дә кайта уйларым,
Саф чишмәләр мында дәвам итә
Әнкәемнең бишек җырларын.