Ак хыяллар
Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.
Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.
Мәңге кыр казларын озатып торгандай,
Күңелең — тоташ моң, күзеңдә — тулган ай.
Көзләрне күзләмә, айларга карама,
Моң булып күз нурың дөньяга тарала.
Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.
Бөтенләйгә инде еракларга
Пар аккошлар киткән бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?
Яңгыр тамчысы төшмичә,
Чәчәк ачылмас;
Җырламыйча, йөрәгемдә
Ялкын басылмас.
Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып,
Төшемә кердең.
Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
Ашкынам мәхәббәт каршына!
Сандугачлар гына кайда сайрый —
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Тау итәген томан сарган чакта,
Җыр яңарса кичке тынлыкта.
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма.
Еракта да—син янәшә,
Синең тавыш миңа дәшә,
Синең белән бары минем
Хыялларым чынга аша.