Уфам — башкалам

Ике идел ярында
Мәңгелек дан кала
Чәчкәгә күмелеп
Кояшта нурлана
Моңнарга байкала
Җырларга байкала
Ике идел ярында
Дулкында чайкала

Танып

Ак Танып сине сагынып
Кайтам йөрәгем янып
Дәшәсең мине Танып
Ак дулкыннарга кагып.
Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.

Яратам сине, Сандугачым!

Язлар килә сандугачым,язлар килә.
Яратасым килә,мин сине.
Кочагыма алып,күкрәгемә салып.
Гомерлеккә сөйдем мин сине.

Яратам (икенче вариант)

Мин фәрештә, Ходай мине җирдә
Сине саклар өчен яраткан.
Минем күзләр синең күзләреңдә,
Саф куңелең өчен яратам.