Шакып карадым
Шакып карадым сөю ишеген
Ихлас яратып, атап исемен.
Әмере булса утка керергә
Әзер идем мин аның өчен дә.
Шакып карадым сөю ишеген
Ихлас яратып, атап исемен.
Әмере булса утка керергә
Әзер идем мин аның өчен дә.
Сандугачлар сайрый су буенда,
Хисләремне минем телгәләп.
Күңелемнән китми гел уемда,
Чәчәк җыйган чаклар бергәләп.
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса?!
Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса.
Чишмәнең челтер-челтер
Агышын тыңла, дидең.
Тыңларга кошлар моңын
Урманга алып килдең.
Ап-ак күлмәгеңне киясең,
Назлы җилгә башың иясең.
Син, ромашкам, гашыйк күңелгә
Юаныч һәм шатлык бирәсең.
Зәңгәр көймә алга бара,
Дулкыннар яра.
Актарыла ак дулкыннар…
Болытлар кара.
Зәңгәр көймә алга бара,
Туктамый ярга.
Идел өстендә — дулкыннар,
Күңелдә — яра.
Мин бит синдә кояш күргән идем,
Җылытыр дип өшеткән җанны.
Күңелдәге ихлас яратуны
Тоялдыңмы икән син аны?
Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.
Сандугачым-сайрар кошым,
Синең моңга зарыкканмын.
Күптән көздә яшәсәм дә
Барлыгыңны онытмадым.
Дим талына кунып,
Кемне көткән булып,
Сайрый икән сары сандугач?
Ничек түзсен кошкай,
Минем сердәш дускай,
Эчкәйләре тулы моң булгач?