Хәтер (беренче вариант)

Олыгайган саен йокылар сак.
Үткәннәргә хәтер еш кайта.
Кайчак таңнарның да алсулыгы
сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
күңелендә күпме моң ята!

Солдатның соңгы хаты

Әткәй, әнкәй, бүген көйгә салып,
Хатлар язам сезгә утырып.
Каты сугыш барган ерак җирдән,
Ак кәгазъ битен тутырып.

Бишек җыры (беренче вариант)

Кояш ятты бишегенә,
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде.
Чишмәләр тынды.
Яфраклар да серләшмиләр —
Йоклады каен.
Без дә йоклыйк,
Бәү-бәү итик,
Улым, улкаем…

Уйна әле гармуныңда

Уйна әле, уйна гармуныңны, 
Яшәп булмый җирдә ялкынсыз. 
Еракларда янган бер йолдызым 
Күк томаннар аша балкысын.