Солдатның соңгы хаты

Хатлар язам сезгә утырып.
Каты сугыш барган ерак җирдән,
Ак кәгазъ битен тутырып.

Сәлам сезгә миннән, туганнарым,
Сәлам сезгә ерак җирләрдән.
Туплар гөрселдәгән, пуля очкан,
Канлы сугыш барган җирләрдән.

Үлсәк үләбез без, тик чигенү юк,
Үч алабыз явыз дошманнан.
Сезнең өчен, җандай халкыбыз өчен
Алышамын салып бар көчем.

Сәлам сезгә миннән, туганнарым,
Сәлам сезгә ерак җирләрдән.
Туплар гөрселдәгән, пуля очкан,
Канлы сугыш барган җирләрдән.

Без исән-сау, газиз туганнарым,
Сугышабыз туган ил өчен.
Дошманнарга хәзер без куябыз,
Үлем өчен үлем, канга кан.

Сәлам сезгә миннән, туганнарым,
Сәлам сезгә ерак җирләрдән.
Туплар гөрселдәгән, пуля очкан,
Канлы сугыш барган җирләрдән.

Оставьте комментарий