Онытма, әнкәй

Хәтеремдә калды, сүнмәс утлар булып,
Киң кырларың, матур басулар.
Кемнәргә соң сөйлим, синнән башка,
Йөрәгемнең әнкәй ярсуын?

Сагындым мин сине, сагындым,
Карашымны миңа суытма.
Балаларым минем янымда, бит
Читтәгесен әнкәм онытма.

Көндә әнкәм күңелем синең белән
Оныта алмим узган көннәрне.
Сулар сибәсеңме? Үсә микән?
Бик сагындым, әнкәй, гөлләрне.

Сагындым мин сине, сагындым,
Карашымны миңа суытма.
Балаларым минем янымда, бит
Читтәгесен әнкәм онытма.

Бәлки күрешербез насыйп булса
Килер көннәр, сагыш басылыр.
Балам кайтыңмы дип, ябык куллар
Кабат битләремә кагылыр.

Сагындым мин сине, сагындым,
Карашымны миңа суытма.
Балаларым минем янымда, бит
Читтәгесен әнкәм онытма.

Оставьте комментарий