Сагындым мин сине, сагындым

Хәтеремдә калды хисләр булып,
Киң кырларың, матур басулар.
Кемнәргә соң сөйлим, синнән башка,
Йөрәгемнең сызлып ярсуын?

Сагындым мин сине, сагындым,
Карашымны зинһар суытма.
Балаларым минем янымда, дим
Читтәгесен мине онытма.

Көндә әнкәм күңелем синең белән
Оныта алмим узган көннәрне.
Сулар сибәсеңме? Үсә микән?
Бик сагындым синең гөлләрне.

Сагындым мин сине, сагындым,
Карашымны зинһар суытма.
Балаларым минем янымда, дим
Читтәгесен мине онытма.

Бәлки күрешербез насыйп булса
Килер көннәр, сагыш басылыр.
Балам кайттыңмы дип, синең куллар
Кабат битләремә кагылыр.

Сагындым мин сине, сагындым,
Карашымны зинһар суытма.
Балаларым минем янымда, дим
Читтәгесен мине онытма.

Оставьте комментарий