Тигәнәлем (Тигәнәле авылы көе)

Авылыма кайтсам, юл буенда
Назлы ак каеннар чайкала.
Әйтерсең лә, яшел яулык болгап,
Газиз әнкәй чыгып каршы ала!
Әйтерсең лә, яшел яулык болгап,
Газиз әнкәй чыгып каршы ала!

Казаныма мәдhия

Милләтебез горурлыгы — мәшhүр Казан!
Иртәләрен урамнарга кабат кайтты азан
Азатлыкны мактап җырлый шәфәкъ нуры,
Халкың батыр синең, саф hәм тугры.
Азатлыкны мактап җырлый шәфәкъ нуры,
Халкың батыр синең, саф hәм тугры.

Сөюләрем яна-көя

Яраладым йөрәгемне, йөрәгемне,
Яшьләр туды күзләремдә, күзләремдә.
Рәнҗетәсең күңелемне, күңелемне,
Бозлы яңгыр сүзләреңдә.
Яши-яши, түзә-түзә, түзә-түзә,
Көннәр, айлар, еллар үтә.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, сөртә-сөртә,
Арабыздан сөю китә.

Нигә? (икенче вариант)

Киек казлар оча (кайткач) каңгылдашып,
Серләшәләр күреп бер-берсен.
Мин дә кайтам әле сезнең якка
Саг(ы)нуымны шуннан белерсең.